Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда уртача хезмәт хакы 44 мең сумнан арткан

    2021 ел нәтиҗәләре буенча республикада уртача хезмәт хакы күрсәткече 44 мең сумнан артып китәчәк.

    «Уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе күтәрелә, ел нәтиҗәләре буенча ул якынча 44,2 мең сум булачак», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары белән үткәрелгән йомгаклау матбугат конференциясендә.

    Дәүләт федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә балалы гаиләләргә ярдәм итә, дип өстәде ул. 

    Реклама

    «Без хәтта Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә дә демография вазгыяте турында фикер алыштык, «Ата-ана батырлыгы» бүләген гамәлгә куйдык. Демография мәсьәләсе безнең ил өчен бик мөһим.

    «Халык санын алуның якынча нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республика 4 млн кешедән артып китәчәк», — диде Миңнеханов.

    Аның сүзләренчә, Татарстанда шулай ук эшсезлек дәрәҗәсе тотрыкланды, хезмәт базарында киеренкелек кимеде. 

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!