Логотип Идель
Яңалыклар

2021 елда Татарстанда яшәүчеләр 6 млн нан артык прививка ясаганнар

Ел саен Татарстанда йогышлы авырулардан 3 млн га якын прививка ясыйлар, узган ел COVID-19 га каршы вакцинация нәтиҗәсендә бу сан 6 млн нан арткан.

Ел саен Татарстанда йогышлы авырулардан 3 млн га якын прививка ясыйлар, узган ел COVID-19 га каршы вакцинация нәтиҗәсендә бу сан 6 млн нан арткан. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең эпидемиологик күзәтчелек бүлеге башлыгы Лилия Юзлибаева хәбәр итте.

Татарстанда 24 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр «Бердәм иммунизация атнасы» акциясе уза. Ул төрле яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген саклауның иң нәтиҗәле коралы буларак вакцинацияләүне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Лилия Юзлибаева йогышлы авырулар өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин, мәсәлән, полиомиелит параличка, кызамык сукыраюга, гепатит В бавыр циррозы һәм яман шешенә, тартышу авыруы үлемгә китерергә мөмкин, дип искә төшерде.

Илдә төрле инфекцияләрдән прививкаларны 250 ел элек ясый башлаганнар, дип билгеләп үтте Лилия Юзлибаева. «Беренче вакцинация 1677 елда ук Екатерина II тарафыннан үткәрелгән, ә инде 1798 елда ук чәчәк авыруына каршы гомум иммунизация кертелгән, шуның аркасында әлеге мәкерле авырудан миллионлаган кеше гомерен саклап калганнар», – дип сөйләде ул һәм вакцинациянең нәтиҗәлелеге исбатланган, дип өстәде.

2021 елда Татарстанда прививкалар ярдәмендә 66 меңнән артык йогышлы авырулар очрагы булдырылмый калынган. 1990 еллар башында республикада елына 600 дән артык дифтерия очрагы теркәлгән булса, 2010 елдан бу чирне йоктыру очраклары бөтенләй күзәтелми. Моннан тыш, 2013 елдан соңгы елларда кызылча белән, ә соңгы елларда кызамык белән авыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән.

Әйтик, вакцинация нәтиҗәсендә гепатит белән авыручылар саны 244 тапкыр кимегән. «Гепатиттан вакцинация республикада 1996 елда кертелгән иде, ул бөтен Россияне 2 елга узып китте. Без ул вакытта вакцинацияләнергә тиешле халыкның 25% ын колачладык, 2021 елда – 98% ын», – дип хәбәр итте Лилия Юзлибаева.

Грипп белән авыручылар саны кимү дә иммунизациянең нәтиҗәлелегенең ачык мисалы булып тора. Әле 2000 еллар башында прививка кампаниясе белән халыкны колачлау 19% тәшкил итә иде, хәзер ел саен вакцинацияне халыкның 60% ы уза, авырулар саны елына 900 очрак дәрәҗәсендә тәшкил итә.

Табиблар республика халкын вакцинациягә салкын карамаска өндиләр. Ул һәр дәвалау учреждениесендә үткәрелә. «Прививкаларның күпчелеге балачакта ясалуга карамастан, вакцинацияне гомер буе узарга кирәк, мәсәлән, дифтерия һәм тартышу авыруларыннан прививкаларны һәр 10 ел саен ясыйлар», – дип ассызыклады ТР сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш штаттан тыш белгече Дмитрий Лопушов.

Вакцинация турында барлык мәгълүматлар һәр кешедә булырга тиеш прививка сертификатына, шулай ук пациент беркетелгән медицина учреждениесе картотекасында саклана торган амбулатор картага кертелә.

Исегезгә төшерәбез, иммунизация атнасы дәвамында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә кайнар линия эшли. Вакцина турында сорауларны республикада яшәүчеләр 29 нчы апрельгә кадәр эш көннәрендә 10:00 дән 16:00 гә кадәр түбәндәге телефоннар буенча бирә алалар: +7(843)238-52-11, +7(843)238-96-84.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев