Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    2022 елда пенсияләр индексацияләнәчәк

    Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль үсеш министры Антон Котяков белдергән.

    “Гамәлдәге закон нигезендә, эшләмәүче пенсионерларга картлык буенча бирелүче пенсия еллык инфляция күләменнән күбрәккә артачак. Икътисади үсеш министрлыгы фаразларына караганда, еллык инфляция 5,8 процент тәшкил итәчәк. Шуннан чыгып, 2022 елда пенсияне 5,9 процентка арттыру күздә тотыла”, – дигән министр “РИА Новости” хәбәрчесенә.

    Реклама

    Аның әйтүенчә, эшләмәүче пенсионерның картлык буенча уртача пенсиясе күләме 2022 елда – 18 521 сум, 2023 елда – 19 477 сум, 2024 елда – 20 469 сум булачак.

    Картлык буенча пенсияләр һәр ел саен 1 гыйнвардан индексацияләнә. Быел пенсия 6,3 процентка арткан. Хәзерге вакытта аның уртача күләме – 16 789 сум.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)