Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме ничек узачак?

    Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның  10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел гает 9 июльгә туры килә.

    Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32 000 сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 32 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

    Шулай ук казыйлар һәм голамәләр тарафыннан Татарстан шәһәрләре һәм авылларында бәйрәм намазын үткәрү вакыты билгеләнде. Республикабызның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. Башкалабыз мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

    Реклама

    02.30 – иртәнге намаз;
    02.35-03.10 – Коръән укылу;
    03.10-03.40 – гает вәгазе укылу;
    03.41 – гает намазын уку;
    03.45 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
     Казанның Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда “ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм “Хозур ТВ” телеканалларында, шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналында күзәтеп булачак.  

    Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:

    беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни 9 нчы июльдә);
    һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12 нче көннәрендә, ягъни 10 һәм 11 нче июльдә).
    Казанда 2022 елда 17 махсус мәйданчыкта корбан чалыначак. Башка шәһәр һәм районнарда 22 урын каралган. Барлыгы – 39 урын.

    Чыганак: ДУМ РТ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!