Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    2022 елга «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре» әзерләнде

    Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә 2022 елга «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре» әзерләнде.

    Милли китапханәдә «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре» 1950 нче еллар ахырыннан бирле чыгып килә. Китапханәнең мәгълүматка бик бай бу басмасында республикабызның, татар халкының иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышындагы төп вакыйгалар һәм фактлар, шулай ук күренекле шәхесләрнең – язучылар, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең – юбилейлары чагылыш таба.

    Реклама

    Ел саен чыга торган әлеге календарь китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Аның электрон варианты китапханәнең сайтында урын ала.

    Календарьга кергән башка юбилейлар, гомумән, Татарстан һәм татар халкының күренекле шәхесләре, истәлекле даталар турында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенә мөрәҗәгать итеп (e-mail: Kraev.Nbrt@tatar.ru), күп мәгълүмат таба аласыз.

    Чыганак: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!