-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
ВИДЕО: фаҗига белән тәмамланган туган көн Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята.
-
Күргәзмәдә сүзлек запасларын баетырга мөмкин Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары татар хәрефләре темасына күргәзмә әзерләгән.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
-
Кемнедер ачуланырга теләк уянса... Йолдызнамәне укырга киңәш итәбез!
2023 елда электрон паспортларга күчәчәкбез
Россия 2023 елда – элек планлаштырылганнан ике елга иртәрәк пластик паспортларга күчәргә мөмкин. Бу хакта илдә шәхеснең электрон таныклыгын кертү турындагы киңәшмәдә РФ Премьер-министры Дмитрий Медедев сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Күрәсең, без кәгазь паспортларны кулланудан, чыннан да, тизрәк баш тарта алабыз. Менә моны башта планлаштырылганнан ике елга иртәрәк, ягъни 2023 елда эшләргә дигән тәкъдим бар", - дип аңлатты Премьер.
Шул ук вакытта Россия Хөкүмәте башлыгы вакыт җитмәүгә бәйле рәвештә, электрон паспортның төп параметрларын, шул исәптән яклау ысулларын да, тизрәк билгеләргә чакырды. Моннан тыш, Медведев паспортның яңа төренә күчүне уңайлы итәргә һәм гражданнар, барыннан да элек, өлкән кешеләр тарафыннан яңа документкаигътибар белән карарга өндәде.
Вице-премьер Максим Акимов электрон паспортлар бирү 2020 елның июлендә башланачак, ә кәгазь паспортлар 2022 елда бирелүдән тукталачак, дип сөйләде.
Киңәшмәдән соң Хөкүмәт Рәисе урынбасары журналистларга яңа документ үрнәген күрсәтте. Ул пластик банк картасы зурлыгында. Аның сүзләренә караганда, электрон паспорт тормышта үзгәрмәгән һәм ун ел дәвамында гамәлдә булган мәгълүматны үз эченә алачак.
Ибәтуллина Илүзә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз