Логотип Идель
Яңалыклар

21 гасыр студенты нинди ул?

Тулай торак – бу рәсми, матур, әдәби атама гына. Моннан 20-30 ел элек тә, бүген дә аны үзебезчә, «общага» дип кенә атыйлар. Еш кына «общага»да яшәмәгән студентны чын студент түгел дип тә әйтәләр!

Тулай торак – бу рәсми, матур, әдәби атама гына. Моннан 20-30 ел элек тә, бүген дә аны үзебезчә, «общага» дип кенә атыйлар. Еш кына «общага»да яшәмәгән студентны чын студент түгел дип тә әйтәләр!

Керсез хыяллар, Казан юллары, яшьлек еллары… Тулай торак, кырыс вахтер, тәрәзә артындагы «суыткыч»… Шик юк: әлеге сүзләр теләсә кайсы чор студентына таныштыр. Шул ук вакытта әти-әниләр, өлкәннәр «эх, безнең заманда рәхәт иде ул», – дияргә ярата. Димәк, кичәге студент белән бүгенге студент бер-берсеннән аерыла булып чыга. Мин дә совет вузы укучысы белән бүгенге шәкертләрне чагыштырып карарга булдым. Кайсысы яхшырак икән?

Киттем Казанга карап, көтә мине тулай торак…

Тулай торак – бу рәсми, матур, әдәби атама гына. Моннан 20-30 ел элек тә, бүген дә аны үзебезчә, «общага» дип кенә атыйлар. Еш кына «общага»да яшәмәгән студентны чын студент түгел дип тә әйтәләр! Узган гасырның сиксәненче елларында белем алган элеккеге студентлар да без хәзер яши торган тулай торакларда яшәгән. Хәер, хәзер андый корылмаларны үзебезчә «иске общага» дип йөртәбез. Чөнки безгә, XXI гасыр студентларына, заманча торакта – Универсиада авылында яшәргә насыйп булды. Нәкъ менә безнең курс студентлары 2010 елда аның «беренче карлыгачлары» иде. «Иске общага»лар белән чагыштырсаң, җир белән күк аермасы инде. Үз бүлмәң, шунда ук душ, бәдрәф – хыялмы? Юк, бу инде чынбарлык! «Авыл»ның күпкатлы йортларында кухня берничә бүлмәгә уртак булса, бишкатлы йортларда хәтта ул һәр бүлмәдә бар. Җаның ни тели – тот та пешер: электр плитәсенең ике конфоркасында токмачлы аш кайнатасыңмы, бөтен бүлмәгә хуш ис таратып, пылау әмәллисеңме, духовкасында бәрәңге, ит, яшелчә томалап пешерәсеңме… Суыткыч та янда, кухня җиһазы да.

«Авыл»ның һәр бүлмәсендә тагын бер «серле» җиһаз бар. Студентларның «җан дошманы»на әверелгәненең исеме – радиорубка. Күз алдына китерегез: төнлә рәхәтләнеп җиденче төшеңне күреп ятасың, ди. Шул чак «Игътибар! Янгын тревогасы. Сезгә бинадан тиз арада чыгарга кирәк!» дигән тавыш, төшеңне бүлеп, беренче катка төшәргә куша. Шөкер, янгын түгел икән. Төп гаепле – төнге 12дә кәстрүлендә сөтен ташыткан гамьсез студент. Түшәмдә эленеп торган датчик моны сизеп, вахтерларга сигнал җибәрә. Менә шуннан соң башлана инде хәлләр… Теге студент сөтне ник ташытканлыгы турында аңлатма яза. Тәмәке тарткан, алкоголь кулланган өчен дә аңлатма язасы. Шундый өч «матур» документың җыелса, «Хуш, авылым, сау бул, мин китәм инде», дип җырлыйсы гына кала.

Хәер, бу җырны берәр начарлык кылсаң гына түгел, III курсны тәмамлаганнан соң да җырларга туры килә. Таләпләр шундый, иптәш студент! Киерелеп, «авыл»ны үз итеп яшәргә генә өйрәнгән яшьләр әти-әниләре заманыннан калган «иске общага»га күченә. Барыбер күңелле, иркен, рәхәт монда! Дус-туганнарыңы да рәхәтләнеп кунак итә аласың. Күрше күрше белән аралаша. Маең булмаса – май салалар, тозың булмаса бер кашык тоз биреп торалар! Аларны кире кайтару да мәҗбүри түгел (тик кайтарсаң барыбер яхшырак). Барысы да үз күрше, нигез күршеләр кебек бит!

Тулай торактагы бүлмәң үз өең кебек. Шулай булгач, анда уңайлыклар тудырырга тырышасың. Без дә торагыбызны үзебезчә матурладык. Гөлләр алып килдек, келәм җәйдек, диварларга диплом-фотоларыбызны элеп куйдык. Суыткыч тышы төрле илләрдәге магнитлар белән тулды. Ә бит утыз ел элек бүлмәне обойларга да, матурайтырга да кушмаганнар. Студентлар беренче курстан алып бишенче курска кадәр шул ук диварларга хозурланырга тиеш булган.

Суыткыч дигәннән, тулай торакта гомер итүченең төп проблемасы һаман шул икән әле. Кемдер ит продукциясен кирәк вакытта гына сатып алып, шунда ук пешерә, һәм шуның белән вәссәлам. Кыш көне итне, пакетка салып, тәрәзәгә асып куялар – менә сиңа «суыткыч»! Дөрес, кышын хәзер элеккеге вакытлардагы кебек зәмһәрир суык түгел (бусын әти-әнидән,әби-бабайдан ишетеп беләбез). Әнә быел да Яңа елданнын яңгыр яуды, урамнан сулар акты. Шуңа да бүлмәләренә кечкенә генә чын суыткыч алучылар арта бара. Гомергә кирәк әйбер ич. Әлеге хакыйкатьне истә тотып, без дә былтыр минем белән бер буйдагы суыткыч алдык. Хәзер күршеләребезнең дә ите, мае, сөте, ашлары бездә саклана. Юк, акча сугып ята бу моның белән, дип уйлап ялгышмагыз, суыткычтагы урын белән сату итү уе башка да керми. Күршеләр белән тату яшибез, араларны акча мөнәсәбәтләре бозудан Алла сакласын!

Акча санаганны ярата…

Акча дигәннән, студентның кесәсе такыр була, диләр… Сиксәненче елларда әнием ай саен 42 сум стипендия алган. Ул чакта авылга кайта торган автобуска билет бәясе – 1 сум 50 тиен, ягъни авылга аена 14 тапкыр кайтып-килергә мөмкин дигән сүз. Әле тагын кесә чыгымнарына әти-әниләре дә бераз биргәләгән.

Ә хәзер? Бер айлык академик стипендия бүген – 1300 сум. Районга кайта торган автобус билеты бәясе – 160 сум. Димәк, мин бер айга әти-әни янына 8 тапкыр гына кайтып килә алам. Бер атна шәһәрдә яшәр өчен мең сум да җитми! Аерманы сизәсезме? Эх, совет заманында гына туасы калган да бит…

Студент акчага мохтаҗлык сизә башласа, эшкә урнашу ягын кайгыртырга тотына. Акча эшләүнең төрле юллары бар. Кемдер (егетләр), элеккеге вакытлардагы кебек, сакчыга әверелә, йөк бушатучыга әверелә. Кемдер официант, кемдер, буш вакытларын эшкә җигеп, сатучы булып китә. Бүген мөмкинлекләр шактый. Үз акчаңның кадере дә артыграк икән аның, тирең, көчең тамган бит аңа. Ушлыраклар тулай торакта ук үз «бизнес»ын ачып җибәрә. Андыйлар латте, американо, эспрессо, капучино кебек «эсвежий» каһвә тәкъдим итә. Укый-укый компьютер каршында утырып, аркасы, биле, умыртка сөягенә зарар китерүчеләргә массаж ясаучылар да бар. Кыскасы, студент студентка төрле хезмәт күрсәтә. Каһвә эчеп, массаж ясатып тор да, ничек инде рәхәт булмасын ди! Хәер, үземнең әлеге каһвәче һәм массажчы студентларга барып караганым булмады. Каһвә эчәргә яратмыйм шул мин. Массажга да ихтыяҗ юк әлегә.

БРС, планшет, фестиваль…

БДИ, БРС… Бүгенге яшьләр өчен куркыныч сүзләр. БДИдан куркып, студент була алмаучылар да җитәрлек. Булганнарын БРС шомландыра. Элек рәхәт булган, әти-әниләр балл-рейтинг системасының нәрсә икәнен дә белмәгәннәр. Укыган, яки укыган булып кыланган да, зачет-имтиханнардагы билгеләр белән үз язмышын үзе хәл иткән. Ә хәзер зачет-имтиханнарга керү өчен башта бер билге – баллар җыю кирәк. Җиңел генә бирелми ул. Язма өй эшләрен эшләргә, рефератлар башкарырга кирәк. Вакыт-вакыт студентлар белем артыннан түгел, балл артыннан куа, дип әйтүчеләр дә бар. Хәер, еш кына традицияләр барыбер саклана: зачет-имтиханнарга сессия җиткәч кенә әзерләнә башлаган кебек, баллны да кирәкле вакытта гына җыя башлыйсың.

Соңгы елларда тагын бер мәшәкать өстәлде: интернет. Рефератлар, курс эшләре эзләргә шәп нәрсә үзе, әмма фейсбугы, вконтактесы, однокласснигы да бар бит әле аның. Утырасы килә. Аралашасы килә. Авылдагы күршеләр дә әнә социаль челтәрләр аша «сөйләшкәндә» тулай торакта бер кат аста яки өстә яшәүчеләр белән аралашу өчен аларга кереп утырып торып булмый ич! Вакыт болай да җитми. Монысы безнең гаеп дип әйтеп булмый инде. Югары технологияләр заманында яшибез ич! Алар яшьлегендә булса, әти-әниләребез дә смартфон, планшет, компьютердан баш тартмас иде әле. Димәк, без бәхетлерәк…

Хәзерге заман студентлары актив! Мин моны авыз тутырып әйтә алам. Вузларда «энә белән кое казучылар» өчен махсус конкурсларны санап бетерерлек түгел. Совет заманында мондый рәхәтлекләр булмаган. Әлбәттә, төрле чараларга бергәләшеп йөргәннәр. Ләкин күп очракта бу партиягә мәдхия уку булып калган. «Кызыл почмак»лар юкка гына барлыкка килмәгән бит.

Ә хәзер конкурслар гына да күпме бит! Катнашып кына өлгер. Мәсәлән, Татарстан студентлары арасында иң популяр һәм абруйлы бәйге «Ел студенты» дип атала. Монда җиңеп чыгар өчен күп тир түгәргә туры килә. Беренче тур – ирешкән уңышларың, дәрәҗәләрең турында портфолио туплау. Әле ул гына түгел, эшчәнлегең турында башкалар да сиңа бәяләмәләр язарга тиеш. Икенче этапта фантазияңне эшкә җигәргә кирәк! Анысында уңышларың турында матур итеп сөйләп бирергә, слайдлар ярдәмендә күрсәтергә кирәк. Хәер, моның белән генә чикләнмәсәң дә ярый. Үз презентацияңә мантыйкый рәвештә бәйләнгән башка әйберләр дә алып килергә мөмкин…

Ә студент фестивальләре күпме? «Беренче курслар көне», «Студентлар язы» дисеңме? Ни генә дисәгез дә, күңелле яши студент халкы. Бүгенгесе диюем…

Төшкә дә кермәгән Америка…

70-80 нче елларда, ай-һай, чит илләргә чыгып булдымы икән?! Бигрәк тә студент халкына. Хәзер исә төрле илләрнең егет һәм кызлары шул ук Казанга килеп укый ала. Без дә аларның туган иленә барып, стажировка узу мөмкинлегенә ия. Хәзер мин сезгә Совет заманы студентының төшенә дә кермәгән хәлләрне бәян итәм.

Апрель аенда миңа КФУ һәм Хокай колледжы (АКШ, Айова штаты, Ватерлоо шәһәре) арасында булган студентлар алмашу программасында катнашу мөмкинлеге туды. Әлбәттә, анда бару өчен инглиз телен, су кебек эчмәсәң дә, чәй кебек «чөмерә» белергә кирәк иде. Мин дә, Христофор Колумб сыман, хыялланмаган да килеш, бөтенләй үзгә, яңа дөньяга барып кердем. Дөресрәге, очып: Айова штатына өч самолетта, Казан-Истанбул-Чикаго-Ватерлоо маршруты белән, бер көннән артык очтык. Истанбул-Чикаго самолетында 18 (!) сәгатьлек «сәяхәт» кылдык.

Океан арты кешеләре чыннан да бездән шактый аерыла икән. Без булган Айова штаты шәһәрләрендә һәркем сиңа елмая, кибетләрдә хәтта ялгыш кына сиңа кагылып китсәләр дә, «Sorry!» дип гафү үтенә башлыйлар. Бар, табып кара син Казанда андый кешене. Автобуста аягыңа сыер кебек китереп бассалар да, гафу сүзен көтеп җиткерә алмыйча үлеп китәргә мөмкинсең.

Халык кына түгел, океан арты мәгълүмат чаралары да шактый башка. Мәсәлән, Айова штатының «7 KWWL» телевидениесендә хәбәрләр чыгарылышы вакытында һава торышын 5 (!) тапкыр әйтәләр. Монда һава торышы тиз үзгәрүчән, шул сәбәпле, халык та иртәгәгесе турында гел кайгыртып тора. Без Америкада булганда, апрель аеның соңгы көннәрендә бер көнне эссе булса, икенче көнне коеп яңгыр яуды.

Иллинойс штатында булу бәхете дә тәтеде. Танылган Чикаго шәһәре аның составына керә. Аны «җилләр шәһәре» дип йөртәләр. Чыннан да, анда апрель аенда да кәбестә шикелле кат-кат киенеп йөрергә туры килде. Шәһәрдәге җил климатка бәйле, аннан соң Чикаго Мичиган күленең яры буенда урнашкан. Ә аның киңлеген күрсәң! Океанмыни! Мичиганның икенче яры бөтенләй дә күренми. Чикагодагы «Skydesk» бинасының 103 катында, балалар музеенда, ботаника бакчасында, күзәтү тәгәрмәчендә дә булдык… Сәяхәт иткәннән соң, син дөньяга башкача карый башлыйсың, диләр. Мин моңа Америкадан соң инандым.

Кайсы яхшырак?

Сизгәнсеңдер, укучым: мин күбрәк бүгенге студент тормышын мактадым. Әлбәттә, һәркем үзенчә уйлый. Сиксәненче елларда белем алган буын үз чорын сагынып искә ала. XXI гасырда белем капчыгын тутырганнар яңа, бүгенге, технологияле заманны мактап туя алмый. Бездән соңгы буын үз чорына мәдхия укыр (без исә ул чактагы үткәнне – бүгенгене сагынырбыз). Шәхсән үзем совет стипендиясе түләнә торган бүгенге студент чорын сайлар идем, мөгаен…

Алинә МИҢНЕВӘЛИЕВА

 

фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев