Логотип Идель
Яңалыклар

22 төбәк өлешчә мобилизация буенча планның үтәлүен хәбәр иткән

Россиянең 22 төбәге хакимияте өлешчә мобилизация буенча планны үтәү турында белдерде.

Россиянең 22 төбәге хакимияте өлешчә мобилизация буенча планны үтәү турында белдерде. Федерациянең тагын берничә субъектында кирәкле чаралар тәмамлану турында сөйлиләр, әмма кайбер башка регионнар җитәкчелеге өлешчә мобилизация кампаниясе барышы турында хәбәр итми, дип яза ТАСС.

Аерым алганда, Ерак Көнчыгыш федераль округында Бурятия һәм Байкал арты крае хакимиятләре өлешчә мобилизацияне тәмамлау турында игълан итте. Себер округында Алтай краенда, Новосибирск округында һәм Хакасиядә, Урал округында — Ханты-Манси автономияле округында — Юграда тәмамланды. 

Илнең Европа өлешендә өлешчә мобилизация этабын тәмамлау турында Тамбов, Калининград, Брянск, Архангельск, Волгоград һәм Ульяновск өлкәләре, Удмуртия, Мордовия, Марий Эл, Карелия, Кырым һәм Кабарда-Балкария Республикалары, шулай ук Ставрополь һәм Пермь крайлары хакимиятләре хисап тотты.

Моннан тыш, өлешчә мобилизация кампаниясе Камчатка краенда, Севастопольдә, Ямал-Ненец автономияле округында, Киров, Ярославль һәм Владимир өлкәләрендә дә төгәлләнеп килә. Бу атнада чакырылыш буенча чаралар Омск өлкәсендә дә тәмамланырга тиеш.

Россия агымдагы елның 24 февраленнән Украинада махсус хәрби операция үткәрә. Илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында РФ Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә игълан итте.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев