-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
27 һәлакәттә 31 кеше имгәнгән
Юл һәлакәтләре саны арту сәбәпле, Татарстан ЮХИДИ инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә. Бу турыда республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Ике айда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 һәлакәт булган. Аларда 31 кеше имгәнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны алты тапкыр арткан», — дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Севрикеев.
Һәлакәтләр килеп чыгуга йөртүчеләрнең тизлек арттыруы, юл чатында йөрү кагыйдәләрен бозу, дистанция сакламау яки ватык автобусларда юлга чыгуы сәбәп булган.
Пассажирларны йөртү буенча иминлекне арттыру һәм авария очракларын кисәтү өчен 16-31 мартта республикада «Автобус» профилактика чарасы уза.
Автоинспекторлар рейс алдыннан техник һәм медицина контроле таләпләре үтәлешен, тахографларның булуын һәм төзеклеген, йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын, шулай ук тизлек режимын үтәүләрен тикшерәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз