Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    29 ДЕКАБРЬДӘН КАРАНТИН...

    Татарстанда 29 декабрьдән дуңгызларда Африка чумасы буенча карантин игълан ителде.

    Реклама

    Бу авыруның икенче очрагы Зәй районында билгеле булды. Баграж һәм Карамалы аучылык хуҗалыкларында авыруның эпизоотик учаклары бар. Африка чумасы ачыкланырга мөмкин булган икенче зонага 23 район керә – Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай, Чиремшән, Чистай. Әлеге территорияләрдә дуңгызларны, аларның итен сату тыела. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәм күргәзмәләр уздыру, дуңгызларны иректә йөртү һәм дуңгызларны алып чыгу тыела.

    Карантин махсус күрсәтмә нигезендә генә гамәлдән чыгарылачак.

    чыганак: Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ