Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Ялган белешмә өчен штраф Хәрәкәт итү өчен ялган белешмә ясаучы җәзага тартылачак. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
      23
      0
      0
    • Яңа саныбыз чыкты! Журналыбызның апрель саны чыкты! Карантин вакытында көннәрегезне кызыклырак итәргә тырыштык.
      46
      0
      1
    • "Үзе шигырь укый, үзе елый..." Бүген татар шагыйре, публицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Роберт Әхмәтҗановның туган көне. Исән булса, аңа 85 яшь тулган булыр иде. Шул хөрмәттән, аның белән бәйле якты истәлекне урнаштырырга булдык.
      112
      0
      0
    • Кариевлар әкият укый Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры әкиятләр укый башлады. Ландыш Әбүдарованың әкиятен актёр Булат Гатауллин укый. Татар балалары өчен менә дигән бүләк бит бу!
      69
      0
      0
    Видео
    • спорт
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1230
      0
      6

    2нче гимназиягә өстәмә бина кирәк

    Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе яңа бинага мохтаҗ. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты беренче урынбасары Данис Шакиров әйтте.

    “Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе яңа бинага мохтаҗ. Анда төзекләндерү эшләре башкарылды. Гимназия мөдире Камәрия Хәмидуллина да янкорма мәсьәләсен күтәрде. Әлеге проблеманы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына да хәбәр иттек. Бүгенге көндә бинаны төзү проекты әзер булуы билгеле”, - диде ул.

    Реклама

    Данис Шакиров сүзләренчә, гимназиядә укырга теләүчеләр елдан-ел арта, ә бүгенге бина балаларны алга таба сыйдыра алмаячак. “Шәһәрдә милли мәгарифкә ихтыяҗ бар, ата-аналар да балаларын татар гимназияләренә бирү яклы. Гимназиягә шәһәрнең төрле почмакларыннан, бистәләреннән киләләр. Сыйныфлар саны да арта”, - дип билгеләп узды ул.

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/10/184281/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Тавыш бирү
    • «За выдающихся татарстанцев»
    • Конкурс!
    • Сүз