Логотип Идель
Яңалыклар

30 ТАТАРСТАНЛЫ БДИНЫ 100 БАЛЛГА ТАПШЫРГАН

Татарстанның 30га якын чыгарылыш сыйныф укучысы җәмгыять белеме һәм химия буенча БДИны йөз баллга язып чыкты.

Татарстанның 30га якын чыгарылыш сыйныф укучысы җәмгыять белеме һәм химия буенча БДИны йөз баллга язып чыкты. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге ике фән буенча имтиханнар 16 июльдә узды. Татарстанда җәмгыять белеме буенча БДИны 6,2 меңнән артык кеше тапшырган, шуларның 984е 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган. Эшне иң югары бәягә җиде кеше язган. 42 баллга минималь чикне 459 катнашучы уза алмаган.

Химияне Татарстанда 2,6 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 22 катнашучы максималь балл җыйган, 476 укучы үз эшләре өчен югары баллар алган. Шул ук вакытта 376 катнашучы 36 баллга минималь чикне уза алмаган.

Россиядә 16 июльдә химия буенча 81 мең кеше имтихан тапшырган, бу узган ел белән чагыштырганда 10,6 меңгә кимрәк. Җәмгыять белеме буенча БДИны 292,7 мең кеше (2019 елга караганда 31,2 меңгә кимрәк) тапшырган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев