Логотип Идель
Яңалыклар

30 яшьлек Ришат ул нинди?

Узган атнада Казанда күпсанлы тамашачы мәхәббәтен яулаган, алтын тавышка ия җырчы Ришат Төхвәтуллинның 30 яше тулуга багышланган юбилей концерты булып узды.

Узган атнада Казанда күпсанлы тамашачы мәхәббәтен яулаган, алтын тавышка ия җырчы Ришат Төхвәтуллинның 30 яше тулуга багышланган юбилей концерты булып узды. Әлеге чараны тамаша кылырга аның иҗатын үз иткән тамашачы, гаиләсе, иҗатташ дуслары җыелган иде. Алар арасында җырчы Чулпан Йосыпова, Алия Карачурина, Филүс Каһиров һәм Фәиз Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле да булды.

Бу көнне концерт залында бертөрле бәйрәм рухы хөкем итте. Ник дигәндә, Ришат Төхвәтуллин концерты башлануга санаулы минутлар калып бара. Һәркем аның моңлы тавышын тыңлап, җанына шифа алу өчен дип бирегә җыелган, кунакларны Ришатның иҗаты берләштергән. Һәм менә, сәхнәне фәрештәдәй нурларга күмеп Ришат үзе дә чыкты. Концерт “Тыңлачы, сандугач” җыры белән башланып китте. Тамашачының әлеге җырны ишетүгә сусаганы сизелде, чөнки дәррәү килеп кул чабулар моны дәлилләде. Ришатның продюсер Рифат Фәттахов белән туган каршылыклар һәркемгә дә мәгълүм. “Тыңлачы, сандугач” җырының киләчәге берничә еллар дәвамында хәл ителде. Җырның яңа вариантында сүзләре бераз үзгәртелгән, шулай да Ришат башкаруында әлеге җырны тамашачы бик җылы кабул итте. Сәхнәгә ак яулыклы әбиләр, апалар менеп, аңа ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

“Ришат, улым, синең концертында берничә ел рәттән булдым. Сиңа булган яратуымны, хөрмәтемне әйтәсем килә. Бүген дә дәшми кайтып китсәм, үкенермен кебек тоелды. Шуның өчен барлык тамашачылар исеменнән сиңа рәхмәт әйтәм, балам. Без сине яратабыз.” дип хөрмәтен белдерделәр. “Аккошлар мәхәббәте” җырын башкаргач, миңа калса, һәркемдә каз тәннәре барлыкка килгәндер. Юкка түгел, олы яшьтәге апалар янәдән Ришатка “аккошларга тиң мәхәббәтен табуын” чын күңелләреннән теләделәр.

Концерт Фәиз Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбленың чыгышлары белән үрелеп барды. “Фәиз Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбленең юбилей концертымда чыгыш ясавы минем өчен зур дәрәҗә” дип хисләре белән уртаклашты җырчы. Аларның биюләре тамашачы күңеленә хуш килде. Шулай булмый мөмкин дә түгел! Милли биюләр, асыл егет-кызлар әллә нинди салкын җаннарны эретерлек итеп, һәр чыгышларын өздереп башкардылар. Әлеге ансамбльне бәйрәм концертына чакыруының сәбәбен Ришат үзе дә әйтеп бирде. Ул кечкенәдән аларның биюләрен карап, сокланып үскән. Әлбәттә, шул вакытларда биюче булу теләге дә барлыкка килми калмаган. Тик тормыш дулкыннары аны мәдәниятнең башка ярларына илтеп, бүгенгесе көндә ул җыр өлкәсендә үз урынын табуга иреште.

Шунысын да әйтеп үзарга кирәк, быелгы концерт программасын караган тамашачы, Ришат Төхвәтуллинның чыгышында җырны башкарып кына түгел, ә үзе дә биеп, хисләрен моң һәм хәрәкәтләр аша җиткерүен сизеп алгандыр. Камиллекнең чиге юк диләр бит! Аның осталыгына һәм гел дә эзләнүчән булуына сокланмый мөмкин түгел.

Концертта Ришат Төхвәтуллинның әнисе Розалия ханым Төхвәтуллина һәм сеңлесе Айгөл дә бар иде. Ришат Пирамида сәхнәсеннән әти-әнисенә олы рәхмәтләрен җиткерде: “Артист буларак бәхетем тамашачылардан булса, Адәм баласы буларак бәхетем – гаделлек һәм эш сөючәнлек үрнәгендә тәрбияләнүемнәндер. Әтием хезмәткә мәхәббәт уятса, әнием моң чыганагым булып тора” дип фикерләре белән бүлеште ул. Әлбәттә, баланың уңышларында, җиңүләрендә ата-ананың өлеше юк түгел. Розалия Төхвәтуллина сәхнә түренә менеп, тирән мәгънәгә ия шигырь юлларын тамашачыга бүләк итте. “Карт бүре уласа, еллар имин була” дип шаяртып алды да, Ришат Төхвәтуллинның күпчелек җырларының авторы буларак, үзе дә җыр башкармыйча китә алмады. Ана белән бала мәхәббәте тамашачыны таң калдырды дип әйтү дә, ялгыш булмас.

Шулай ук, сәхнәдә аның иҗатташ дусты, җырчы Чулпан Йосыпова башкаруында җырлар яңгырады. Алия Карачурина белән Ришатның яңа гына табадан төшкән “Җылы эзли җаннар” җырын тамашачылар инде яратырга да өлгерделәр. Ришат Төхвәтуллин үз төркеменә профессиональ музыкант һәм биючеләрне, үз эшләренең осталарын гына алган. Скрипка, саксофон, баян һәм гитарада виртуоз уйнаулар, дәртле биюләр, болар барысы да һәр чыгышны тулыландырып торды.

Ришат Октябрьски шәһәренең музыка көллиятенә баянчы булу теләге белән укырга керә. Тик Филүс Каһировның моңлы тавышын ишеткәч, яшь Ришатның күңелендә җырчы булырга теләү хыялы кабына. Шуны тормышка ашыру өчен вокал дәресләренә күчә. Бүгенгесе көндә ул тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергән моңлы сандугач. Моның өчен Ришат Филүс Каһировка да зур рәхмәтләрен җиткерде. Ул, якын итеп, Филүс Каһировка “иҗатташ абыем” дип эндәште. Филүс белән бергә башкарган “Сандугач” җыры барлык тамашачыларны таң калдырды. Ф. Каһиров Ришат дустына чит илләргә иҗади сәфәрләр белән чыгарга тәкъдим итте. Ришат Төхвәтуллинның үзенә әлеге сорауны биргәч, ул:

- Чит илләргә концертлар белән чыгу - төп хыялыбыз. Казахстан һәм Әзәрбәйҗан республикаларыннан чакырулар булды. Филүс Америкага барып кайткач, минем дә теләгем барлыкка килде. Бу - минем иң зур хыялым. Мин аны тормышка ашар, дип өметләнеп калам.

Концерт программасында яшь җырчы Гөлназ Асаева да булырга тиеш иде. Тамашачы никадәр зарыгып көтсә дә, Гөлназ концертта булмады. Халыкның “Ришат кемне сайлар: Гөлназнымы, әллә инде Алиянеме?” дигән сорауларына җавап булмады. Күрәмсең, Ришатның йөрәге әле дә ирекле.

30 яшь... Берәүләр өчен бик аз булып күренсә, икечеләр өчен инде гомернең күп баскычлары үтелгән кебек тоелыр. 30 яшьлек Ришат ул нинди? Моннан берничә еллар элек хыялында күрергә теләгән кешеме? Бу сорауларга җырчы үзе җавап биреп карады:

- Үземне үзгәрдем дә, үзгәрмәдем дә дип әйтә алмыйм. Шулай да, шактый тәҗрибә тупланган. Әти-әнием, туганнар һәм якын дуслар мине һаман да шул Ришат диләр. Әлбәттә, тормышта гел бертөрле генә булып булмый. Кайвакыт йомшак та буласың, ә кайвакыт үзеңне катырак тотырга кирәк.

Ришат Төхвәтуллинга иҗаты саекмыйча, тамашачысын яңадан яңа җырлары белән сөендереп торуын гына телисе кала. Киләчәктә тә туган көннәрен тугры тамашачылары һәм якын кешеләре янәшәсендә үткәрергә насыйп булсын.

ГЫЙЛЕМХАНОВА РАНИЯ

КФУ студент

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар эстрадасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев