Логотип Идель
Яңалыклар

300 ЗАЛПЛЫ САЛЮТ ҺӘМ ҖЫРЧЫЛАР – БӘЙРӘМ КҮҢЕЛЛЕ БУЛЫРГА ОХШАГАН…

30 августта Казанда Шәһәр һәм республика көнендә шәп программа планлаштырылган. Бәйрәм 29 августтан ук башлана дисәң дә була…

30 августта Казанда Шәһәр һәм республика көнендә шәп программа планлаштырылган. Бәйрәм 29 августтан ук башлана дисәң дә була…

Бәйрәм чаралары төрле урыннарда узачак.

29 августта, 12:00 сәгатьтә Иске Татар бистәсендә «Печән базары» фестивале башлана. Монда дизайн-маркетлар, акустик концерт, ашау урыннары һәм лекторийлар булачак. Кунакларны милли киемнәрдә килергә чакыралар. Фестиваль ике көн барачак.

Шул ук көнне «Казан» гаилә үзәге янында фудтраклар фестивале көтелә. Ягъни кунакларны машиналардагы тиз әзерләнә торган ризыклар белән сыйлыячаклар.

30 августка күчәбез…

10:00дә Камал театры каршында «Уйнагыз, гармуннар!» музыкаль перфомансы булачак. Ә 13:00дә «Безнең заман» республика фестивале башлана.

13:30да Казан ипподромында ат чабышы үткәрелә. Монда да концерт планлаштырыла, моннан тыш кыйммәтле бүләкләр дә уйнатылачак.

14:00дә Казан кирмәнендә Tat Cult Fest фестивале узачак.

15:30да Казансу яры буендагы «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыктагы чарада Валерий Сюткин, "Дабро" төркеме, Сергей Безруков һәм аның "Крестный папа" төркеме булачак. Концерт кичке унгача дәвам итәчәк. Моннан тыш, Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов һәм Niletto да әлеге бәйрәм көнне чыгыш ясаячак. Салютның беренче залпы 22:00гә планлаштырылган. Ул Салават Фәтхетдиновның «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән башланып китәчәк. Салют барлыгы 300 залптан торачак.


Фото: ВК соц.челтәреннән

Бәйрәм чаралары үткәрелү сәбәпле 29 һәм 30 августта Казанда Мәрҗани, Зәйни Солтан, Каюм Насыйри, шулай ук Сибгат Хәким, Декабристлар урамыннан алып Әбсәләмов урамына кадәрге участокта транспорт хәрәкәте ябылачак. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев