31 ДЕКАБРЬДӘ ЯЛ ИТӘБЕЗ!
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалаган.
Татарстанда быелның 31 декабре ял көне булачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалаган.
Республика башкарма хакимиятенә карамаган муниципаль һәм дәүләт органнарына, шулай ук Татарстан территориясендәге башка оешмаларга да тиешле эш графигы төзергә тәкъдим ителде.
Документ нигезендә, эш көне шимбәгә, 26 декабрьгә күчерелә.
Әлеге карар республикада эш вакытын рациональ оештыру максатыннан кабул ителде.
31 декабрь — традицион бәйрәм көн, Яңа елга әзерлек, шулай ук вакытны гаилә белән үткәрү мөмкинлеге икәнен исәпкә алып, эш көнен шимбәгә, 26 декабрьгә күчереп, татарстанлылардан эштән азат итәргә карар кылынды. Бу хезмәт кодексында билгеләнгән таләпләрне үтәп башкарыла», - дип ачыклык кертте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.
«Идел» журналы 16+
Теги: ял көне, яңа ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев