-
Биләрдә «Сәләт» форумының иң иҗади сменасы ачылды Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы - ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМның (Творчество/Arts) ачылыш тантанасы узды.
-
Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә 1 июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләре дә кыйммәтләнәчәк. Республика халкы яңа тарифлар белән түләү документын август аенда алачак.
-
Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми
-
Кыйммәтле җәйге ял: Төркиягә турлар бәясе 50 процентка арткан Төркия - җәйге юнәлешләр арасында лидер, аңа сатуларның 53% тирәсе туры килә, икенче урында — ил курортлары (сатуның 23% ы), аннары Мисыр (9% ы), Абхазия (8% ы) һәм Гарәп Әмирлекләре (4% ы).
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
34 меңнән артык ветеран Татарстан бюджетыннан ярдәм алачак
Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 34 меңнән артык ветеран Татарстан бюджетыннан ярдәм алачак. Аларга 200 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта tatar-inform.tatar хәбәр итә.
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, Татарстан Президенты муниципалитетлар башлыкларына Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирергә кушты. "Республиканың 34 мең ветеранына өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк, әлеге максатларга бюджеттан 200 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Барлык дәрәҗәдәге хакимият вәкилләре, бигрәк тә урыннарда, ветераннарга карата аерым кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш, бу — дәүләт һәм җәмгыятьнең турыдан-туры бурычы", — диде ул.
Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 75 еллыгына ветераннарга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы указга кул куйды. Федераль акчаларга өстәп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләүләре турында Карар кабул итте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары 5 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз