-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3 Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
-
ИЛСӨЯР ИКСАНОВАНЫҢ БАЛАЧАК ХЫЯЛЫ НИНДИ БУЛГАН? Илүсәбез кайчандыр шагыйрә белән интервью да эшләгән булган икән!
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
35 МЕТРЛЫ ЧЫРШЫ АЧЫЛДЫ
Казанда «Казан» гаилә үзәге каршында шәһәрнең төп һәм иң биек чыршысы ачылды. Аның биеклеге 35 метр, ә мәйданчыкның концепциясе IТ-технологияләргә багышланган.
фото: Татар-информ
Быел IТ-технологияләр аеруча актуаль булу сәбәпле, аның концепциясен заманча эшкәртмәләргә багышларга уйлаганнар. Сәхнәгә чыккан Кыш Бабай һәм Кар Кызы кунакларны ясалма интеллект белән таныштырды. Алып баручылар белән бергә чыршы кунакларга ике телдә эндәште, ә аның утларын «Без бергә — мы вместе» сүзләрен әйтеп яндырдылар.
Гаилә үзәге янында концертлар һәр көнне кичке унга кадәр булачак. 1-8 гыйнвар көннәрендә 17-19 сәгатьләрдә өстәмә программалар да күрсәтеләчәк. Ә 31 декабрьдә чыршы иртәнге өчкә кадәр эшләячәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз