Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    4 ОЧРАК КЫРЫМНАН, 4 ОЧРАК КРАСНОДАР КРАЕННАН...

    Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республикадан ялга баручылар коронавирус инфекциясен йоктырып кайта торган илләрне һәм Россия курортларын атады. Бу хакта ул «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

    «Узган атнада Россия курортларыннан коронавирус йоктырып кайтуның өч очрагы теркәлде. Атна дәвамында барлыгы читтән килгән 12 очрак расланды. Шулай итеп, җәйге чорда читтә коронавирус йоктырып кайтуның 9 очрагы булды. Вирус Россия курортларыннан кайтучыларда һәм Төркиядән кайткан бер кешедә ачыкланды», — диде Любовь Авдонина.

    Ул 9 очракның дүртесе Кырымнан (икесе Ялтадан, берешәр очрак Алушта һәм Симферопольдән кайткан), дүртесе Краснодар краеннан (Сочидан өчәү, Анападан берәү) кайтучыларда һәм берсе Төркиядән кайткан кешедә ачыкланганын әйтте.
     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • 3-НДФЛ - 1
    • ТӘРТИП
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!