Логотип Идель
Яңалыклар

4Gлы авыллар артачак

Быел Татарстанның алтмыштан артык авылында югары тизлекле 4G элемтә барлыкка киләчәк.

Быел Татарстанның алтмыштан артык авылында югары тизлекле 4G элемтә барлыкка киләчәк.

«Бүгенге көндә Татарстанда 4G элемтә кермәгән 624 авыл бар. Быел аларның алтмыштан артыгында югары тизлекле интернет барлыкка киләчәк. Аларны сайлаганда өстенлек халык саны йөз кешедән артыграк булган авылларга бирелде. Авыллар исемлеген дәүләт хезмәтләре порталы аша халык сайлады», — диде Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

4G челтәр ярдәмендә интернетта видео карарга, социаль челтәрләрдә аралашырга мөмкин.

Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта Айрат Хайруллин республика халкының өч проценты гына югары тизлекле интернетсыз яшәвен әйтте. Министр сүзләренчә, заманча элемтә челтәренә тоташучы авыллар ел саен арта бара.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев