Логотип Идель
Яңалыклар

5 МЕҢНӘН АРТЫК КЕШЕГӘ ВАКЦИНА КАДАГАННАР

Хәзерге вакытта 5 меңнән артык кешегә "Спутник V“ вакцинасы ясалган.

Россиядә 5 меңнән артык кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан.

«Хәзерге вакытта 5 меңнән артык кешегә „Спутник V“ вакцинасы ясалган», — диде Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбург.

Аның сүзләренчә, прививка ясатучыларда белешмәдә язылганнан тыш билгеләр күзәтелмәгән.

11 августта Россия Сәламәтлек министрлыгы коронавирус инфекциясеннән дөньяда беренче вакцинаны теркәде. Гамалея үзәге белгечләре уйлап тапкан препарат «Спутник V» дип атала. 24 сентябрьдә Татарстанга сынау партиясе кайтты. Беренче чиратта, вакцинаны өстенлекле төркемгә кергән кешеләргә ясыйлар.
 

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев