Логотип Идель
Яңалыклар

57 КЕШЕ ЗАРАРЛАНГАН

Барлык очракта аларның вирусны авыру кешеләрдән йоктыруы булуы билгеле.

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 белән 57 кеше зарарланган. 11 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 46 кеше өйдә дәвалана. Барлык очракта аларның вирусны авыру кешеләрдән йоктыруы булуы билгеле.

Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькәчә кешеләр — 19, икенче урында — 50-60 яшьлекләр — 15 кеше. 60-70 яшьлекләр дә бар — 12 очрак теркәлгән.

Гадәттәгечә, вирус йоктыру очракларының күбесе Казанга туры килә — 27 кеше. Әлмәт районында — 7, Чаллыда 5 кешедә авыру ачыланган.

Республикада COVID-19 инфекциясен йоктырган 8 706 пациент теркәлгән. Барлыгы 7 713 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 37се — узган тәүлектә. 

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев