Логотип Идель
Яңалыклар

588 МЕДИЦИНА ХЕЗМӘТКӘРЕ ЭШ УРЫНЫНДА КОРОНАВИРУС ЙОКТЫРГАН

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, яңа коронавирус инфекциясеннән 11 табиб үлгән...

Татарстанда 588 медицина хезмәткәре эш урынында яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Медицина хезмәткәрләре үзләренең хезмәт вазифаларын башкарган вакытта Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыру очракларына бәйле рәвештә компенсация түләгәннән бирле бездә 588 очрак теркәлде», - дип искәртте спикер.

Жаворонков аңлатып үткәнчә, табибларның инфекция йоктыруына бәйле һәр очрак буенча тикшерү үткәрелә, чирне эштә эләктерүе расланган очракта компенсация билгеләнә. Хәзерге вакытта 138 очрак буенча шундый экспертиза уздырыла.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, яңа коронавирус инфекциясеннән 11 табиб үлгән, шуларның бишесе әлеге чирне эштә йоктырган.

Татарстанда «кызыл» зоналарда барлыгы 8 мең медицина хезмәткәре эшли.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев