Логотип Идель
Яңалыклар

ТЕАТРГА - 87!

6 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 87 яшьлек туган көненә багышланган бәйрәм узачак. Нәрсәләр булыр?

6 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 87 яшьлек туган көненә багышланган бәйрәм чаралары була.

16:30 сәгатьтә, театр фойесында «Үткән юлың данлы, театр!» дип исемләнгән чара узачак. Артистлар һәм Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр төрле истәлекләр аша тамашачыларны театрның данлы үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырачак.

17:00 сәгатьтә Кәрим Тинчуринның легендар «Сүнгән йолдызлар» спектакле башлана.

Антракт вакытында, тамашачылар өчен «Безгә 87!» дип исемләнгән викторина үткәреләчәк.

«Болардан тыш, әлеге истәлекле көндә Тинчурин театрын сөюче тамашачыларны бик күп бүләкләр көтә», диелә хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев