Логотип Идель
Яңалыклар

73 ЯШЬТӘ ӘТИ БУЛЫРГА ҖЫЕНА...

«На-На» группасы продюсеры 73 яшьлек Бари Алибасов икенче тапкыр әти булачак.

«На-На» группасы продюсеры 73 яшьлек Бари Алибасов икенче тапкыр әти булачак, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" газетасы  "Комсомольская правда"га сылтама белән.

Аның яшь сөяркәсе Виктория үзенең Алибасовтан бала көтүен әйткән. Вика Алибасов белән бер йортта яши, аңа ашарга әзерли, массаж ясый. Алибасов мондый хатынга рәхәтләнеп өйләнер идем дип шаярткан булган. Хәзер аның  Шукшина белән аерылышырга сәбәбе бар.

«Мин яратам! Тиздән безнең балабыз була! 73 яшьтә 17дәгедән дә көчлерәк яратып булганын белми идем. Вика, рәхмәт!» — дип язган социаль челтәрдә Бари Алибасов.

Аның яңа адвокаты Александр Бенхин бала көтүләре фактын раслаган. Шукшина  белән аерылышкач, Бариның сөяркәсенә өйләнәчәген дә әйткән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев