Логотип Идель
Яңалыклар

75 мең доллар премиягә ия буласың килсә...

Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.

Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Аны фәнни хезмәтләр, фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендә ачышлар һәм уйлап табулары өчен алалар. Конкурста Россия һәм чит ил тикшеренүчеләре катнаша ала.

Казан федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге медаль һәм премия алуга конкурс игълан итте. Ул фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендә күренекле эшләр өчен биреләчәк. Быел премия күләме 75 мең АКШ доллары тәшкил итә, диелә КФУның матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Катлаулы эпидемиологик вазгыятькә карамастан, премия тапшырылачак. Бүләкләү тантанасында лауреатның шәхсән катнашуы, һәрвакыттагыча, мәҗбүри шарт булып тора», — диде конкурсның жюри әгъзасы, Казан федераль университетының (КФУ) Н. И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты директоры Екатерина Турилова.

Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак. Конкурста катнашуга гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә. Җиңүче 30 сентябрьдән дә соңга калмыйча ачыкланачак. Бүгенгә рәсми рәвештә бер кандидат теркәлгән.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев