Логотип Идель
Яңалыклар

8 хезмәттәшен атып үтергән егетне ни көтә?

Бу ял көннәрендә булган бу күңелсез хәбәрне ишеткәнсездер. Байкал аръягында хезмәт итүче бер солдат 8 хезмәттәшен үтергән. Чыганаклар хәбәренә караганда, 8 кеше һәлак булган, ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хәл җомга көнне кич белән була. 

Бу ял көннәрендә булган күңлсез хәбәрне ишеткәнсездер. Байкал аръягында хезмәт итүче бер солдат 8 хезмәттәшен үтергән. Чыганаклар хәбәренә караганда, 8 кеше һәлак булган, ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алган һәм хәзер бик авыр хәлдә ята. Бу хәл җомга көнне кич белән була. 

Ут ачкан егет Рамил Шәмсетдинов хезмәт итәргә 2019 елда Норлат районыннан килгән була. Хезмәтен башлаганда ул контракт буенча калырга да уйлый.

8 хезмәттәшен үтергәннән соң солдатны шундук кулга алганнар. Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, бу вакыйга шәхси һәм бәлки психик проблемалар аркасында булырга мөмкин. Солдатның әти-әнисенә хезмәттәшләреннән зарлануы билгеле. Хәзер эш тикшерелә. Хәрби частьне Мәскәүдән оборона министры урынбасары генерал-полковник Андрей Картаполов җитәкелегендәге комиссия тикшерәчәк. Егетнең киләчәк язмышы әлегә хәл ителмәгән.

Соңгы тапкыр моңа охшаш очрак ике ел элек теркәлгән иде. Анда росгвардияче Чечнядагы хәрби частьта 4 хезмәттәшен атып үтергән иде. Аның үзен кулга алганда үтергәннәр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев