Логотип Идель
Яңалыклар

9 гыйнварда Милли китапханәдә Super Tatar Band бәйрәм концерты узачак

Әлеге концерт программасы Super Tatar һәм KGB (Kazan Gruppasi Bedretdin) төркемнәре репертуарыннан тора. Концерт 9 гыйнвар 18:00 Милли китапханәдә узачак.

Әлеге концерт программасы Super Tatar һәм KGB (Kazan Gruppasi Bedretdin) төркемнәре репертуарыннан тора. Концерт 9 гыйнвар 18:00 Милли китапханәдә узачак.

Финляндиянең татар-мөселман җәмгыяте вәкиле, музыкант һәм эшмәкәр Дениз Бәдретдин — татар рокының атасы. Аның һәр төркеме (The Sound of Tsingiskan, Baskarma, KGB) — татар бәйсез музыка тарихының аерым сәхифәсе булып тора. 2015 нче елда, Super Tatar төркемен оештырып, ул татар эстрадасына альтернатив карашын тәкъдим итте. Бу проект кысаларында Дәниз үзенең тамырларына кайтуын күрсәтә: ул да булса татар халык җырлары һәм ритм-н-блюз.

Super Tatar проекты төрле елларда танылган татар музыкантларын берләштерде. Бу юлы сезнең өчен сәхнәдә чыгыш ясыйлар:

Иркә Гайнемөхәммәтова (җырчы, танылган скрипкачы, татар халык һәм эстрада җырларын яхшы белгән автор һәм башкаручы);

Илнар Фатихов (бас-гитарада уйнаучы, иң танылган һәм тәҗрибәле татар рок һәм фьюжн музыкантларының берсе, «Alqanat», «Yummy Music Band», «Һава торышы» һәм «Elvin Grey» төркемнәрендә уйнаган);

Владимир Жаров (KGB төркемендә клавишаларда уйнаучы, җырчы);

Әлфис Гараев (татар сәхнәсендә барабанда иң яхшы уйнаучыларының берсе).

Тулырак мәгълүмат - монда

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев