Логотип Идель
Яңалыклар

90% ЧАРА ПАНДЕМИЯ АРКАСЫНДА УЗМЫЙЧА КАЛА

«Бу ел ябык. Бизнестагы кебек – нәрсә югалттың, нәрсәне алып бетерә алмадың - барысы да эзсез югалды дигән сүз."

Быел планлаштырылган чараларның 90 проценты Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында узмаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе – ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында белдерде.

«Бу ел ябык. Бизнестагы кебек – нәрсә югалттың, нәрсәне алып бетерә алмадың - барысы да, бу инде, эзсез югалды дигән сүз. Күчерелгән чараларның саны бик аз. 90 проценты диярлек узмады һәм узмаячак», - дип искәртте Шәйхразиев.

ТР Вице-премьеры план буенча Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле 10 меңнән артык чара үткәрелүен әйтте. Шул ук вакытта аларның яртысыннан артыгы онлайн-форматта узган.

«Бу безгә тагын бер кат цифрлы технологияләргә игътибар итәргә мөмкинлек бирде - белгечләр булу, җиһазлар, коммуникацияләр[бәяләргә]. Бу вирус без еллар буе узарга тиешлене бер ай эчендә диярлек узарга мөмкинлек бирде», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе - ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев белән әңгәмә Sntat.ru сайтында бүген, 29 августта, чыгачак. Видеоверсияне «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында күрергә мөмкин булачак.

Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында бүген, шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев