Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    91 очрак...

    Узган тәүлектә Татарстанда 91 кеше коронавирус йоктырган. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калган очракларда ковид-авыру белән аралашучылар  авырган. 

    «38 кеше хастаханәдә, 53 кеше өйләрендә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә.

    Иң күп авыручылар (29 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге һәм 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләрдән уналтышар кеше авырый. Татарстанда авыручылар арасында 18 яшьтән яшьрәк һәм 90 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында берәр очрак теркәлгән.

    Реклама

    Коронавирус белән авырый торган 46 кеше Казанда яши. Чаллыда 9 кеше кеше ковид йоктырган, Буа районында — 8, Яшел Үзәндә -5, Баулы һәм Түбән Камада — өчәр очрак, Биектау, Кукмара һәм Ютазы районнарында — икешәр очрак. Актаныш, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Лениногорск, Меделеевск һәм Питрәч районнарында берәр кеше чир йоктырган.

    Республикада пандемия башланганнан алып, ковид йоктыруның 14 меңгә якын очрагы ачыкланган. Гомумән алганда, 10 800 кеше (узган тәүлектә — 23) терелгән. 

    "Татар-информ"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе