Яңалык/Эксклюзив
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНДЕ! Элвин Грей өйләнгән! Татар кызына!
-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
93 яшьлек Бибинур әбигә фатир бүләк итәләр
Сугыш ветераны Рәшит Лотфуллинның тол калган хатыны Бибинур Лотфуллинага “Салават күпере” комплексыннан 1 бүлмәле фатир бирәләр. Пенсионерның торак проблемасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча хәл ителә.
Бибинур әбинең документларында хата киткән була, шуның аркасында ул бүгенге көнгә кадәр элеккеге, уңайлыклары булмаган иске фатирда яшәгән. Президент бу турыда белгәч, бу сорауны мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә куша. Хокук яклаучы Еркен Сарсембаев ярдәме белән тылда хезмәт иткән карчыкның проблемасы суд аша хәл ителә.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын Бибинур Лотфуллина 41 кв.метрлы яңа фатирында каршы алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз