Логотип Идель
Яңалыклар

97 ЯҢА ОЧРАК...

Узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 97 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, барлыгы 11 мең 975 очрак булды.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 97 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, барлыгы 11 мең 975 очрак булды», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, белгечләр бер тәүлектә ковидка 8 мең 429 тест эшләгән. 1748 кеше табиблар күзәтүендә.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева әйтүенчә, узган тәүлектә Татарстанда 29 кеше коронавирустан терелеп беткән. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев