-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Быелгы Җәдид фест Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышланган булачак
Быел JADID FEST фестивале программасы Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышлана.
Фестиваль 10-15 декабрь көннәрендә узачак. Төп вакыйгалар «Меховой квартал» сәүдә үзәге бинасында (М. Гафури ур., 50, корпус 1) үтәчәк. Җәдид фест кунаклары күргәзмәләр һәм төп чаралар - лекцияләр, концерт, балалар һәм яшүсмерләр өчен остаханәләр, перфоманслар карый алачак.
JADID FEST чарасы 2015 елдан башлап ел саен үткәрелә. Быел ул иҗади форматларны файдаланып, туган якны тарихи өйрәнү характерына ия булачак. Фестивальнең максаты – Яңа Татар бистәсенең тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру.
Беренче тапкыр JADID FEST бистәнең чын бәйрәме булачак: аерым алганда, 14 декабрьдә фестивальнең төп бинасында дизайн-маркет, балалар өчен мастер-класслар сериясе, акустик концерт узачак.
Фестивальдә шулай ук Мәдәният министрлыгы белән уртак - ТАССРның 100 еллыгына багышланган медиапроект ярдәмендә бистә турында истәлекләр җыю планлаштырыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз