Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    АБИТУРИЕНТ, ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫ СИНЕ КӨТӘ!

    2021 — 2022 уку елына Татарстан югары уку йортларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүленгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк.

    «Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм укуның көндезге бюджет формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк. Быел Татарстанда 44 югары уку йорты һәм аларның филиаллары абитуриентлар кабул итәчәк», — диде республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

    Реклама

    Министр сүзләренчә, бюджет урыннарының саны буенча, гадәттәгечә, Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты (КХТИ), Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) һәм Казан дәүләт энергетика университеты лидерлар рәтендә. Ике йөзгә якын бюджет урынын дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары да алган.

    «Иң күп бюджет урыннары инженер-техник һәм педагогика юнәлешләренә туры килә. Алар мәгариф һәм педагогик фәннәре, информатика һәм исәпләү техникасы, химик технологияләр, электр һәм җылылык энергетикасы, машина төзелеше кебек белгечлекләрне үз эченә ала», — диде Илсур Һадиуллин. 

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!