Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2832
      0
      6

    АЧЫК ҺАВАДАГЫ ФОТОКҮРГӘЗМӘ

    Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында ачык һавада ТАССРның бер гасырлык юбилеена һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына багышланган уникаль фотокүргәзмә ачылды. Парк кунакларына гади татарстанлыларның тормышы, милли гореф-гадәтләре һәм төбәк тарихы турында сөйли торган 40 кадр тәкъдим ителде.


    Стендлар янында җыелган халык алдында «Татмедиа» АҖ генераль директоры, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Шамил Садыйков чыгыш ясады. Ул бүгенге көндә фотография - журналистиканың иң кулай һәм халыкчан төрләренең берсе, диде.

    «Фотографлар күп, ә үз эшенең чын осталары – бик аз. Бу күргәзмәнең максаты - республика тормышы турында сөйләү генә түгел, ә безнең арада мәгълүматны аеруча аңлаешлы итеп җиткерә белгән осталар барлыгын күрсәтү дә», — дип искәртте Садыйков. Ул тәкъдим ителгән фотография авторлары — үз эшләрендә иң яхшыларының берсе, аларның иҗаты республика тормышының барлык төрлелеген аның иң үзенчәлекле күренешләрендә ача, дип өстәде.


    Тәкъдим ителгән кадрларның формаль түгеллеген һәм тормыштагыча булуын «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин билгеләп үтте.


    «Без бу күргәзмәдә республика тарихына кереп калган гади кешеләр тормышы турындагы кадрларны җыярга тырыштык. Фотографлар аның тормышын рәсми булмаган төстә төшергән. Чөнки ул тормыш трибуналарда түгел, ә авылларда, порт пристаньнарында, кырларда, шәһәр урамнарында бара», — диде Хәйруллин.

    Ул тарихи кадрлар хәзерге яшьләрне дә кызыксындырыр, алар бу рәсемнәр аша туган як тарихы турында күп яңалыклар белә алачак, дип өмет белдерде. 

    Чыганак: Егор Никитин, Татар-информ
    Фото: Рамил Гали

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр