-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Алла сакласын! Бер авария - җиде мәет... Мәрхүмнәрнең шәхесләрен ЮХИДИ инспекторлары ачыклый.
-
«Евровидение» дә Россия данын Manizha яклаячак Manizha өчен тамашачыларның 39,7%ы тавыш биргән.
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ ҺӘМ ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫ ЛЕКТОРИЙЛАР ЦИКЛЫНА ЧАКЫРА
«Татар әдәбияты: борынгыдан – Яңа заманга» курсы модульле лекцияләргә бүленгән. Ул, гомумтөрки әдәбияттан башлап, Яңа заман әдәбиятына кадәр иң әһәмиятле чорларны, әдәби процессны һәм классик мирас калдырган әдипләрнең иҗатын колачлый.
Курслар һәм пәнҗешәмбе һәм җомга көнне 17:00да Татар китабы йортында узачак. Катнашыр өчен, @univer.tatar һәм tatar_kitabi_yorti аккаунтларына керергә һәм биога куелган сылтама буенча узып яки директка язып теркәлергә кирәк.
Беренче лекция – 28 нче гыйнварда, 17:00 сәгатьтә.
Икенчесе – 29 нчы гыйнварда, шулай ук 17:00 сәгатьтә.
Лекцияләрне филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов укыячак.
Темалары:
- Болгар чоры әдәбиятына кереш.
«Кыйссаи Йосыф» – татар әдәбиятының таҗы;
- Шәрык Яңарышы һәм Алтын Урда чоры әдәбияты;
- Сәйф Сараи әсәрләрендә гаделлек һәм ярату мотивы;
- Котб иҗатында гадел идарәче һәм кеше идеалы.
Курсны тулысынча үтүчеләргә квалификация арттыру турында танык тапшырыла.
Киләчәктә бу курслар онлайн-университет форматында эшләячәк. Координатор: Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз