Логотип Идель
Яңалыклар

Әдәби, мәдәни, сәнгати “Фәйзуллин йөзүләре”

Быел ул кайда һәм кайчан була?

Быел "Фәйзуллин" йөзүләре 45 нче тапкыр (юбилей!) уздырылачак, дип хәбәр итә Матбугат.ру. 

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга 4 августта 80 яшь тула. 

Быел "Фәйзуллин йөзүләре" 18 июль көнне Казаннан ерак түгел Биектау районының Әлдермеш һәм Ташлыкавал авыллары арасында урнашкан Чулпан күлендә узачак. Бу гади йөзүләр генә түгел - әдәби, мәдәни, сәнгати спорт бәйрәме, - диелә хәбәрдә.

 Чара 10.00 сәгатьтә Ташлыкавал авылында әдәби очрашу белән башланып китәчәк. Монда укытучылар, китапханәчеләр, яшь иҗатчылар, авыл кешеләре һәм килгән кунаклар катнашыр, дип көтелә. Соңыннан традицион йөзүләр булачак.

18 июльгә кадәр әле вакыт бар. Аңарчы Равил Фәйзуллин катнашында бер проектыбызны карый аласыз: 

https://www.youtube.com/watch?v=XhvYwkWGf54

фото авторы: Рәфидә Галимҗанова

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев