-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2 Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
Һади Такташның шигырьләре татар һәм башка телләрдә яңгыраячак
2021 елның беренче гыйнварында Татарстан Язучылар берлеге татар шигърияте классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби флешмоб уздыра.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Язучылар берлеге рәисе Рәмис Аймәт сөйләвенчә, Татарстан Язучылар берлегенең социаль челтәрләрендә Һади Такташның шигырьләре, поэмаларыннан өзекләр укылачак. Моннан тыш, Такташка багышлап язылган башка авторларның шигырьләре дә керәчәк. Әдәбият галимнәребезнең Такташ шәхесенә булган фикерләре дә урын алачак. Акциядә шигърият сөюче барлык кешеләр дә катнаша ала. Алар видеоязмаларын #Такташ120 хештегы белән урнаштырырга тиеш.
«Такташ әсәрләренең тәрҗемәсе дә бар, аларны Интернеттан табарга мөмкин. Һади Такташ шәхесенә һәм иҗатына ел буе игътибар күрсәтәчәкбез. Хыялыбыз — Такташның Казандагы һәйкәле янында шигърият бәйрәмен оештыру», — дигән Рәмис Аймәт.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз