Логотип Идель
Блоглар

"АДӘМНӘР", ЯКИ ТУК КЕШЕ АЧНЫҢ ХӘЛЕН АҢЛАРМЫ?

Г.Ибраһимовның “Адәмнәр” повестен сәхнәләштерергә алыну – зур кыюлык. Авыр, тетрәндергеч, эмоциональ әзерлек таләп иткән әсәр. Укыганнар аңлар...

Г.Ибраһимовның “Адәмнәр” повестен сәхнәләштерергә алыну – зур кыюлык. Авыр, тетрәндергеч, эмоциональ әзерлек таләп иткән әсәр. Укыганнар аңлар... Аны сәхнәгә күтәрергә җөрьәт иткән, алай гына түгел, Курчак театры кысаларында башкарып чыга алган Илгиз Зәйниев күкрәгенә, журналист Мөршидә Кыямова әтмешли, медаль тагарга кирәк. Режиссер моңа, чыннан да, лаеклы. Әлегә кадәр аны кино буларак та, спектакль буларак та куючылар юк иде. “Әкият” курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев - беренче!

“Адәмнәр” спектакле  “Әкият” курчак театрының узган сезонын йомгаклаган әсәр. Җәйге ялга китәр алдыннан сәхнә әсәренең премьерасы булган иде. 30 ноябрь-5 декабрь көннәрендә унөченче тапкыр уздырылган “Һөнәр” яшь режиссура фестивалендә дә Илгиз Зәйниев шушы спектакле белән катнаша. Театраль белемем булмаса да, фестивальнең иң көчле әсәрләренең берсе дип икеләнмичә әйтә алам. «Адәмнәр» спектакле «Иң яхшы курчак спектакле», режиссеры Илгиз Зәйниев «Режиссер эше», рәссамы Сергей Рябинин «Рәссам эше», актерлар Дилүс Хуҗиәхмәтов белән Альбина Шаһалиева «Актер эше» номинациясендә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итүе дә моңа дәлил. 

Илгиз Зәйниев “Һөнәр” фестивалендә  ул башлангыч алганнан бирле катнашкан кеше. Беренче елны ул артист буларак чыгыш ясаса, калган унике елда режиссер буларак үз эшләрен тәкъдим итә.  Кызганычка, быел инде соңгы тапкыр. Режиссерга 35 яшь тула, димәк, ул фестиваль белән хушлашырга тиеш. Әмма Илгиз Зәйниев моңа бер дә хафаланмый. “Һөнәр” фестивален оештыручыларга яңа яшь режиссерларны эзләргә этәргеч булачак, ди ул.

“Адәмнәр” спектаклен сәхнәләштерү хыялы белән ул 7 ел янган. Әле Камал театрында эшләгәндә үк мондый уйлары булган. Әмма бу хыялы кичектерелеп барылган. “Әкият” курчак театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнгәннән соң да, әсәрне кую идеясе юкка чыкмаган. Узган премьераларга бай сезонда ( “Курчак” театры 12 (!) премьера спектакле тәкъдим иткән) да, “Адәмнәр”гә чират җитмәскә мөмкин булган. Әмма вакыты җиткән, күрәсең. Барысы да вакытында туры килеп ( русларда бу звезды сошлись дип атала), бу әсәр, ниһаять, сәхнәгә күтәрелгән.

"Адәмнәр" әсәре 1921-1922 елларда Идел-Уралда булган котычкыч ачлыкны тасвирлый. Авылы-авылы белән халык кырыла, үлем, урамнарда, келәтләрдә аунап яткан мәетләр - гадәти хәлгә әверелә. Әлеге әсәрдә Ачлык - төшенчә түгел, яман персонаж. Бер гаилә үрнәгендә Галимҗан Ибраһимов ачлыкка дучар кешенең кешелеклелектән чыгуы, адәми зат булудан туктавын, рухи үлүен - бик нечкә итеп, адымлап сурәтләп бирә. “Адәмнәр” повесте курчак театрында аеруча яңгыраш таба. Кешелеклелектән чыккан адәм - җансыз курчак кебек. Курчакка җан өрү өчен аның артында һәрчак тере кеше кирәк.

Тамашачыларның берсе әйткән сүзләр бик хаклы - тук кеше ачны аңламаячак. Спектакльне берничә көн ашамыйча торганнан соң, йә булмаса, Рамазан аенда карарга кирәк, дигән сүзләрне әйтте Шушы очракта, бәлки, йөз ел эчек ашарга бер телем булмыйча интеккән кеше халәтенә аз гына булса да якынаеп буладыр. 

Әмма Илгиз Зәйниевның бүген ачлыкның ни икәнен белмәгән, күрмәгән, тоемламаган (Аллаһыга шөкер. Йөз ел элек халкыбыз күргәннәрне күрергә язмасын) тамашачы күңеленә үтеп керердәй спектакль булдырган. Режиссер спектакльдә ачлыктан кешеләрнең нинди куркыныч ноктага җитүен, кеше ашау, кешелек сыйфатларын югалтуын, акылдан язуын, ахыр чиккә җиткән кешенең халәтен тулы итеп чагылдыра алган. Артистлар -  төп герой Гәрәй картны уйнаган Дилүс Хуҗәхмәтов һәм Ачлык, Үлем символын гәүдәләндергән, курчакларны тавышландырган Альбина Шаһгалиева осталыгына Афәрин диясе генә кала.

Сәгатьтән артык барган спектакль барышында кымшанмыйча гына түгел, тын да алмыйча утырган тамашачылар... Моны уңыш димичә, ни дисең. Хәер, уңыш сүзе бу очракта урынлы да түгел кебек. Бөтен күңелләрне актарып аткан, бүгенге тук заманда котычкыч ачлык елларын шулкадәр үтемле итеп сурәтләгән сәхнә әсәрен һәркем барып күрергә тиеш. Бәлки шул очракта, начар яшибез, дип, көн дә ит-казылык, бал-май ашаучылар, акчасызлыкка зарланып, патша сарайлары салучылар, миллионнар торган машиналарда җилдерүчеләр уйланыр иде. Хәер, андыйлар театрга йөрмидер ул, әйеме? Шулай да уртача тормышта яшәүчеләргә дә карарга файдалы булыр. Уйланырбыз, булганына шөкер итәргә өйрәнербез, бәлки...

Фотолар "Әкият" театры сайтыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев