Логотип Идель
Яңалыклар

"Ага-базар" фестивале халык фольклор мирасын саклаучыларны берләштерә

22-23 нче июль көннәрендә Болгар музей тыюлыгы җирлегендә 2 нче халыкара «Ага базар» этно-мәдәни фестивале узачак. Теләгән һәркем фестиваль чараларында катнаша ала.

22-23 нче июль көннәрендә Болгар музей тыюлыгы җирлегендә 2 нче халыкара «Ага базар» этно-мәдәни фестивале узачак. Фестиваль үзенә халык фольклор мирасын саклауны максат итеп куйган ижат коллективларын, артист-музыкантларны берләштерә. Бәйрәмнең үзәк мәйданында Россиядән һәм Татарстаннан килгән кул эшләре осталарының, һөнәрчеләренең кабатланмас эшләнмәләре куелачак. Теләгән һәркем фестиваль чараларында катнаша ала.

«Халыкларның көнкүреш утары» мәйданчыгында Идел буе халыкларының көнкүрешен, милли кием, кухнясын чагылдырган этнография кургәзмәләре эшләячәк. Һәр милләт вәкиле үз милли ризыкларының пешерү серләре белән уртаклашыр дип көтелә. Коймак, өчпочмак, чуашларның хупла, удмуртларның перепеч, мариларның комонменлы, мордваларның  панжакаен  утын ягып, мичтә пешереп күрсәтү дә каралган.

Нәниләр һәм аларның әти-әниләре өчен төрле уеннар да әзерләнә. Алар арасында өстәл уеннары һәм зирәклекне арттыру өчен оештырылганнары да  бар. "Уенфест" фестивале шәһәрчеге исә, гадәттәгечә, халык уеннарын, квест чара, осталык дәресләре, печән түмгәкләре лабиринты, куңелле музыкаль мизгелләр тәкъдим итә.

Бәйрәм мәйданчыкларының берсендә балалар фольклор коллективларының «Моңлы тамчы» (Звонкая капель) дигән фестиваль узачак. Фольклор коллективлары үз чыгышларында театраль һәм музыкаль формада  үз телләрендә халык йолаларын, гореф-гадәтләрен тәкъдим итәчәкләр.

Фестивальнең төп бизәлеше булып  татар фольклорының  «Иске Казан түгәрәк уены» фестиваленең үзешчән һәм профессиональ музыкаль коллективлары торачак. Фестивальнең дәвамы булып «Кичке уен» узачак. Биредә халкыбыз мәңге югалмас тарихи мирасын бәян итәргә мөмкин.

Кичке музыкаль чараларда  Истәлек иҗат төркеме артистлары катнашында этник һәм фолк-фьюжн, электрон жанрдагы әсәрләрне әэ ишетергә мөмкин булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев