Логотип Идель
Яңалыклар

Ага Хан IV үзе гамәлгә куйган архитектура премиясен тапшыру өчен Казанга килә

13 сентябрьдә Казанда архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясен тапшыру тантанасы узачак. Чарада принц Кәрим Ага Хан IV һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша

13 сентябрьдә Казанда архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясен тапшыру тантанасы узачак. Чарада принц Кәрим Ага Хан IV һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Җиңүче-проектларны игълан итү һәм бәйгенең өч еллык циклы тәмамлану уңаеннан тантаналар була. Алар һәрвакытта да мөселман дөньясы өчен архитектура һәм мәдәни яктан аерым әһәмияткә ия урыннарда уза.

«Бу юлы шундый урын сыйфатында Казан сайланып алынуы безнең өчен бик тә куанычлы. Бу дөнья күләмендәге иң абруйлы архитектура премияләреннән берсе», - дип искәртте Татарстан мәдәният министры.

Җиңүче-проектлар 1 миллион АКШ доллары күләмендәге приз фондын үзара бүлешәчәк. Бәйгедә 39 илдән барлыгы 380 проект катнашкан. Нәтиҗәдә, 16 илнең 20 проекты финалга үткән.

Финалистлар исемлегендә Татарстан проекты да бар. Ул - республиканың иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы. 

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев