Логотип Идель
Яңалыклар

Агачлар ни турында җырлый - белеп кайт!

11-нче августта Горький исемендәге Казан паркында ачык һавада «Агачлар ни турында җырлый» дигән спектакль премьерасы була.

11-нче августта Горький исемендәге Казан паркында ачык һавада «Агачлар ни турында җырлый» дигән спектакль премьерасы була. 3 көн дәвамында казанлыларның Идел буе халыклары әкиятләренә нигезләнгән куелышны күрү мөмкинлеге булачак.

Йолалар һәм халык җырлары нигезендә куелган «Агачлар ни турында җырлый?» спектакле дүрт әкияттән тора – удмурт «Красавица береза», чуаш «Юман-батыр», мордва «Дуболго Пичай» һәм мари «Волшебный меч».

Спектакльдә Татарстан театрлары актерлары, Россиянең бәйсез артистлары һәм театр әһелләре катнаша. Куелышның режиссеры булып Сойжин Жамбалова чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, әлеге спектакль – халыкның милли кодын тикшерү һәм аны ачык киңлектә театр телендә формалаштыру омтылышы. Әйтик, Горький исемендәге паркта зур кыр уртасында көзге елгасы җәелеп китәчәк, ә аның ярларында дүрт йорт урнашачак. Спектакль аша казанлылар Идел буеның һәр этник мәдәниятенең нәрсә эшләвен һәм заманча кешенең табигатьтән ни дәрәҗәдә ерак китүен белә алачак.

Бу темаларга уйланырга һәм спектакльне бәяләргә 16 яшьтән алып барлык теләүчеләрне чакыралар. Күрсәтү Горький исемендәге паркта 11, 12 һәм 13-нче август көннәрендә узачак. Башлана – 18:30 сәгатьтә, куелыш озынлыгы – 2 сәгать. Спектакль рус телендә барачак.

Исегезгә төшерәбез, проект Казан Мэриясе тарафыннан тәкъдим ителде һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында әзерләнде.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев