-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ? Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк. 15 гыйнвар көнне 18: 30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
«Агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» бәйгесенә гаризалар кабул ителә
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» республика бәйгесенә гаризалар кабул итә башлады. Бу хакта аграр ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә һөнәри белеме һәм үз һөнәре буенча кимендә өч еллык эш стажы булган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнаша ала.
Конкурсның төп максаты Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы белгечләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен үстерү һәм стимуллаштыру, шулай ук агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләрен ачыклаудан гыйбарәт.
Бәйге «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы хисапчы», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Республикасы муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы зоотехнигы», «Татарстан Республикасы муниципаль районында иң яхшы селекция-нәсел хезмәте җитәкчесе», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре» һәм «Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» номинацияләре буенча үткәрелә.
Конкурста катнашырга теләүчеләр түбәндәге документлар (гариза, катнашучы анкетасы, урта яки югары белем турындагы документның күчермәсе, хезмәт кенәгәсенең күчермәсе, салымнар буенча бурычларның булмавы турында белешмә һәм бәяләү критерийлары) тәкъдим итәргә тиеш.
Бәйгедә катнашу өчен гариза һәм тиешле документларны быелның 20 ноябренә кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырырга кирәк. Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 221-76-69 телефоны буенча алырга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз