Логотип Идель
Яңалыклар

АИГЕЛ ТАТАРЧА АЛЬБОМЫН КИТАПХАНӘДӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЧӘК

Бүген Татарстан Милли китапханәсенең яңартылган бинасында АИГЕЛ төркеменең бушлай концерты булачак.

Бүген Татарстан Милли китапханәсенең яңартылган бинасында АИГЕЛ төркеменең бушлай концерты булачак. Коллектив тулысынча татарча булган яңа «Пыяла» альбомын тәкъдим итә, аның релизы 20 ноябрьдә көтелә. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада DJ Maxdubs уйнаячак. Коллективның Казан җанатарларын Black Box футуристик залда көтәләр.

«Пыяла» — АИГЕЛ төркеменең тулысынча татар телендә язылган дүртенче альбомы. Концертта барлык саклык чаралары да үтәләчәк — концерт залына керү битлекләрдә генә мөмкин. Тамашага керү өчен сылтама буенча теркәлергә генә кирәк.

«Татар-информ» АИГЕЛ солисткасының Covid-19 авыруыннан куркып, кызы белән Мәскәү урынына Казанга күчеп килгәнлеген хәбәр иткән иде. Җырчы Мәскәүгә күчәргә ниятләве хакында сөйләде, тик аның планнарын Covid-19 үзгәрткән. Моңа Мәскәү укучыларын каникулларга җибәрүләре сәбәп булган. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев