Логотип Идель
Яңалыклар

"Ак барс - Авангард": кышкы сабантуй, татар өйләре һәм татарча матч

"Татнефть Арена" фойесында җанатарларны "чын татар" һәм "татар өйләре" фотозоналары, шулай ук татар чәе әзерләү буенча мастер-класс көтә

18 февральдә "Ак Барс" хоккей клубы "Авангард"ка каршы үз кырында татар мәдәниятенә багышланган "Татарча матч" исемле уен уздырачак, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.

Тамашачылар өчен "Татнефть Арена" боз сарае территориясендә аниматорларны күрә алачак., Шулай ук Сабантуйның кышкы версиясе дә узачак. Әлеге мәйданчыклар үз эшен матчка кадәр 17:30 сәгатьтә башлаячак.

"Татнефть Арена" фойесында җанатарларны "чын татар" һәм "татар өйләре" фотозоналары, шулай ук татар чәе әзерләү буенча мастер-класс көтә. Уен вакытында алып баручылар ике телдә — рус һәм татар телләрендә, ә гимннар һәм беренче периодта "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры башкарачак.

Фото: ak-bars.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: ак барс, авангард татарча матч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев