"Ак Барс" плей-оффта кем белән уйнаячак?
КХЛ регуляр чемпионатының соңгы уенында Казанның "Ак Барс" командасы "Металлург"ка оттырды. Плей-оффның беренче раундындагы көндәшебез дә билгеле.
КХЛ регуляр чемпионатының соңгы уенында Казанның "Ак Барс" командасы "Металлург"ка оттырды. Плей-оффның беренче раундындагы көндәшебез дә билгеле.
"Ак Барс" "Металлург"ка 0:4 исәбе белән оттырды. Көнчыгыш конференциясендә бишенче урынны яулаганнан соң, казанлыларның плей-оффтагы көндәше билгеле булды. Соңгы турда "Себер"не 7:3 исәбе белән отканнан соң, "Авангард" дүртенче урынга күтәрелде. Димәк, плей-оффтта "Авангард" белән "Ак Барс" очрашачак. Серия Балашихада 25 февраль көнне башлана, 27 февральдә янә шунда уйнаячакбыз.
Быелгы сезонда көндәшләр үзара ике тапкыр уйнап, овер-таймнарда бер-берсен җиңүгә ирешкән иде.
ФОТО: ak-bars.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев