Логотип Идель
Яңалыклар

АКЧАЛАР БАНКТА - КҮҢЕЛ ТЫНЫЧ?

1 августка алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүчеләр банкларда 670,5 миллиард сум акча саклый.

1 августка алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүчеләр банкларда 670,5 миллиард сум акча саклый. Бу узган елдагыга караганда 3,5 процентка  күбрәк, дип хәбәр итә Россия Банкы бүлеге – ТР буенча Милли банкның матбугат хезмәте.

Саклык акчасының 85,8 процентын рубль тәшкил итә (575,6 миллиард сум – 2020 елдагыга караганда 4,2 процентка күбрәк). Чит ил валютасында салынган акча исә 0,9 процентка кимегән. «Татарстанда яшәүчеләр, үзләренең акчасын иң аңлаешлы һәм иң ышанычлы саклау ысулы буларак, банк депозитларына өстенлек бирә. Бу ышанычны Россиядә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы саклый. Банкның лицензиясе алынган очракта, агентлык кешенең 1,4 миллион сумга кадәрге, аерым очракларда – 10 миллион сумга кадәрге акчасын кире кайтара. Әйтик, акча эскроу-счетта ятканда», – ди банк бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев