-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
АКЧАНЫ НӘРСӘГӘ ТОТАРГА? ПРЕЗИДЕНТ КИҢӘШЕ
ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан яшьләр акчаны нинди максатка тотарга тиеш дип сорадылар. Республика җитәкчесе җавабында яшьләр нәрсәгә акча кызганмаска тиешлеген әйтте.
«Сез икътисад өлкәсендә бик яхшы белгеч. Хәзер валюта курслары үсә бара. Торак бәяләре күтәрелә, я кинәт төшә. Безгә берәр ышанычлы өлкәгә акча салу киңәшен бирә алмассызмы?» — дип сорады яшь эшмәкәр Ринат Шәрәфиев.
«Яшь кешеләргә акчасын яхшы йорт салуга кертергә кирәк. Яхшы, яшәргә уңайлы йорт кирәк. Сез яшьләр, укырга кирәк. Белем алырга нинди мөмкинлек бар — шуны карарга. Торакка, укуга, гаиләгә акчаны жәлләмәскә кирәк. Белем, йорт беркая югалмый, ул сезнең капиталыгыз. Аның яшьләр өчен киләчәге зур», — дип киңәш бирде Рөстәм Миңнеханов.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз