-
Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» өчен бренд-персонаж булдырачаклар Казан яшүсмерләре Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бренд-персонажын булдыруда катнаша алачак. Арт-лабораториядәге дәрес «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында узачак.
-
"Туфан самавыры"нда кунакта Рөстәм Галиев булды Тапшыру барышында журналист Мөршидә Кыямова Түбән Камадагы мәдәни мохит, яшьләрнең иҗатка тартылуы, театр тарафыннан аларга тудырылган шартлар турында сорашты.
-
Максим Горькийның тууына 155 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр Казан халкы һәм кунаклары өчен язучы музее буенча экскурсияләр, китап һәм документаль фильм презентациясе, шулай ук концерт уздырылачак.
-
Нәзарәт сайтында “Рамазан-2023: төп сораулар” сәхифәсе эшли Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Аксакаллар шурасы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына бурычлар билгеләде
Алексеевск эшчеләр поселогында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте Аксакаллар Шурасының республикакүләм гомуми җыелышы үтте. Утырыш 2022нче елда эшләнелгән эшләргә хисап ясау һәм 2023нче елга эш планын билгеләүгә багышланды. Утырышны Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов алып барды. Җыелышта Татарстан Аксакаллар шурасының барлык әгъзалары һәм республика имам-мөхтәсибләре катнашты.
Утырышны ачып, мөхтәрәм аксакалларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Шулай ук катнашучыларга Алексеевск районы башлыгы Сергей Анатолий улы Демидов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Әсгать улы Ногаев мөрәҗәгатьләр белән чыкты. Алар Татарстан мөфтиятенең кыңкырлы эшчәнлегенә, аерым алганда Аксакаллар шурасының яшь буынга рухи тәрбия бирү, дини-милли үзенчәлекләрне, татар телен һәм ислам мирасын саклау, мәгърифәтчелек һ.б. юнәлешләрендә куйган тырышлыкларына югары бәясен бирде.
Утырыш барышында 2022нче елда Аксакаллар шурасы тарафыннан башкарылган эш нәтиҗәләре буенча шура рәисе Айрат хәзрәт Әюповның хисап чыгышы тыңланды. Башкарылган эшчәнлеккә уңай бәя бирелде.
Алга таба аксакаллар Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үзләре өчен бурычлар һәм тормышка ашырырга ниятләнгән планнар хакында сөйләште. Татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калу, татар халкында дини-милли үзаңны үстерү максатында Шура үз алдына бурычлар куйды.
Болар арасында: республикадагы мәктәпләр һәм балалалар бакчаларын, шифаханәләрне хәләл туклану белән тәэмин итү, Татарстан югары уку йортларында татар телле белгечләр әзерләү, мөхтәсибәтләрдә эшләнгән татар-мөселман туристик маршрутларның актив эшләтеп җибәрү, мөселман зиратларын тәртиптә тоту кебек өлкәләрдә чаралар күрү. Аксакалларның аерым карары Хәтер көне белән бәйле булды. Җыелышта аны гадәттәгечә Шәүвәл аеның 13 көнендә (3 майда) республика күләмендә барлык мәчетләрдә, ә Казанда “Кол Шәриф” мәчетендә дин, фән, җәмәгать, мәдәният әһелләре һәм барлык теләүчеләр катнашында уздырырга дип планлаштырып куйды. Әлеге һәми башка тәкъдимнәр утырыш резолюциясенә кертелде һәм бертавыштан кабул ителде.
Аксакаллар шурасы утырышында район күләмендә нәтиҗәле эшчәнлек алып барган мөхтәсибләрнең һәм аксакалларның чыгышлары тыңланды. Аерым алганда, Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Хаков район хакимияте, мөхтәсибәт һәм имамнар тырышлыгы белән балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә хәләл туклануны оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Арча районыннан килгән аксакал Рәсим хәзрәт Нәбиуллин дини мәгърифәтчелек эшчәнлегенә, Чистай районы аксакалы Фәрит хәзрәт Галимов зиратларны тәртиптә тоту, борынгы кабер ташларын саклап калу тәҗрибәсе белән бүлеште.
Утырыш барышында җитәкчеләргә һәм Шура әгъзаларына рәхмәт хатлары, Нәзарәтнең 30 еллык медальләре тапшырылды.
Чыганак: ДУМ РТ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз