-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
«Акыл фабрикасы» оратор булырга өйрәтә
Бүген Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «СөйләмSkills» ораторлык осталыгы курсының беренче дәресе узачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган әлеге дәресләр «Ачык университет: Акыл фабрикасы» кысаларында бара. Язылучылар бик күп булу сәбәпле, әлеге бушлай курсларга иң өлгерләре генә эләкте, теркәлү формасын берничә көннән ябарга мәҗбүр булдылар.
Дәресләргә язылып өлгергән катнашучылар сәхнәдә чыгыш ясарга, сәнгатьле сөйләргә, текстны әзерләргә, тавышны дөрес куярга, аудитория белән эшләргә, чыгышыңда юмор кулланырга өйрәнәчәк, дип белдерә чараны оештыручылар. Дәресләр бер ай буе: 17 февральдән 17 мартка кадәр дәвам итәчәк. Атнасына ике тапкыр: һәр дүшәмбе һәм шимбә - сүз осталары махсус тренинглар үткәрәчәк. Остаханәнең укытучылары Инсаф Абдулла, Резедә Сәлахова, Гөлназ Нәүмәтова, Рамил Агдеев һәм Айнур Әхмәтов үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер. Оештыручылар катнашучыларга соңга калмаска, дәресләрне калдырмаска һәм үзләре белән уңайлы аяк киемнәре алып килергә киңәш итте.
Фото: "TATFORUM" ВКонтакте төркеменнән алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз