Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    "АКЫЛ ФАБРИКАСЫ"НА АКЫЛЛЫЛАР ГЫНА ЭЛӘГӘ АЛАМЫ?

    "Ачык университет" белем бирү платформасы 12-14 ноябрьдә узачак белем форумына чакыра. Өч көнлек программа  дүрт юнәлешне колачлый: IT, Заманча мәгариф, Этномәдәни проектларны үстерү һәм маркетинг, Мәдәният & Урбанистика. Катнашучылар өч көн дәвамында экспертлардан лекцияләр тыңлаячак, һөнәри остаханәләрдә белем алачак, дискуссияләрдә һәм воркшопларда катнашачак,  кейслар чишәчәк.

    «Ачык университет» платформасы – заманча белем бирү ресурсы, тел белеме, IT, PR, төбәкләр өйрәнү, мәгариф белгечләре белән очрашу урыны. Өч көнлек форум барышында тыңлаучылар каршында эшмәкәрләр, проект җитәкчеләре, блогерлар, маркетологлар, ТР Фәннәр академиясенең семиотика институты, Талантлар университеты, КАИ, Цифрлы трансформацияләр үзәге, төбәк инновацияле проектлар фонды хезмәткәрләре, шулай ук республиканың яшьләр министры һәм цифрлаштыру министры катнашачак.

    "Ачык университет" мәктәп укучылары һәм студентлар өчен лекцияләрнең киңәйтелгән  тупланмасын тәкъдим итә.

    Реклама

    «Акыл фабрикасы»ның лекцияләр циклы 12 ноябрьдә ТР милли китапханәсендә (Пушкин урамы, 86) башланып, 14 ноябрьдә  "Смена" заманча мәдәният үзәгендә (Шахиди, 7) тәмамланачак.

    Чараларда теләгән һәркем катнаша ала, әмма урыннар саны чикләнгән – теркәлү һәм коронавирус йогышын таратмау буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең таләпләрен үтәү кирәк. Тулырак программа һәм теркәлү өчен форма Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында урнаштырылган.

    Чыганак: Татарстан Милли китапханәсе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!